news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Күләгәш авыл җирлегенә яңа инвестор килә

Яңа инвестор утызлап кешене эшле итәргә планлаштыра.

Әгерҗе районы Күләгәш авыл җирлегенә яңа инвестор килә
http://agryz-rt.ru/

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районы Күләгәш авыл җирлегенең яңа инвесторы Хәлим Ганиев халык белән очрашты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Ул биредә бер мең гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчеп, ферма биналарына маллар алып кайтачак. Кимендә утызлап кешене эшле итү планлаштырыла.

Район башлыгы Азат Вәлиев яңа инвесторга зур өметләр баглауларын әйтте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин да «Агрофирма-Әгерҗе» ширкәте киткәннән соң, халыкның эшсез калуы иң зур проблема булуын ассызыклады.

Хәлим Наимович җыенга килгән халыкны табынга да дәште. Ул аларны пылау, хуш исле чәй белән сыйлады, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot