news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кырларында рапс җыю төгәлләнеп килә

Республикада рапс, ашлык кукурузы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә.

Татарстан кырларында рапс җыю төгәлләнеп килә
Владимир Васильев

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көнгә Татарстанда 26 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 148772,2 тонна уңыш җыелган. Азнакай, Апас, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Аксубай, Баулы һәм Лаеш районнары урып-җыюны төгәлләп киләләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оператив белешмәдән күренгәнчә, ашлык кукурузы 3,2 мең гектардан (фаразга карата 7,2%) 19,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 58,4 мең гектардан (фаразга карата 48,7%) 98,9 мең тонна җыеп алынган. 

Шикәр чөгендерен җыю белән 10 район шөгыльләнә. Бөгелмә районы аграрийлары аны чыгаруны төгәлләделәр. Бүгенге көнгә 36155 га мәйданнан (фаразга карата 73 процент) 1602,5 мең тонна чөгендер җыелган, уртача уңыш — 443,2 ц/га.

Республикада 107309 тонна бәрәңге җыелган, бу культураның уртача уңышы — 283 ц/га, ул 3798 гектар мәйданның 94 процентында җыелган.

5 районда — Актаныш, Арча, Биектау, Саба һәм Тукай районнарында бәрәңге җыялар. Әгерҗе, Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Нурлат районнары игенчеләре аны җыюны төгәлләделәр. Ул 3798 га мәйданнан (фаразга карата 94%) 107309 тонна җыелган, уртача уңыш — 283 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфракны эшкәртү 1555 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 86 процент тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен эшкәртү 790,6 мең гектарда башкарылган. Эшкә көн саен 1,9 мең агрегат җәлеп ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100