Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районында ат фермасы төзиләр
Фермер биш ел эчендә атлар санын сиксәнгә җиткерергә, ике эш урыны булдырырга тиеш.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Буа районының Иске Суыксу авылында яшәүче Ирек Хәсәнов атлар үрчетергә уйлый. Быел яшь фермер 3 миллион сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу конкурста икенче мәртәбәдән оттым. Грантның бер өлешен — ферма төзүгә, икенчесен атлар сатып алуга тотачакбыз», — ди Ирек.
Фермер беренче атларны бу елның ноябрь башында бинага кертүне планлаштыра. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, үз пай җирләрендә ул ферма төзүгә керешә. Бу металл конструкция булачак, каркасы әзер инде. Аны тышлаганчы, территорияне коймалап алачаклар, карта ясыйлар, бирегә печән дә кайтарып тутырганнар инде. Терлек азыгын Ирек әлегә 50 гектарда мәйданда үстерә, киләчәктә 75 гектарга кадәр җиткерәчәк. Үстерелгән уңышны җыеп алу өчен трактор, тагылма инвентарь бар, киләчәктә техника паркын тулыландырырга уйлый.
Фермерлыкта беренче адымнарын 2018 елда гына ясаса да, аның атлар карау буенча зур тәҗрибәсе бар: аларны әтисе белән бергә 25 ел элек үрчетә башлаган булган инде ул. Бүген Ирек Хәсәнов хуҗалыгында алты ат бар.
«Хәзер атларга өстенлек бирелә башлады. Казылык та эшлибез, бик теләп алалар. Ихтыяҗ арткач, атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнергә уйладым. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган мондый ярдәм дә эшне тизләтә», — ди Ирек.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты шартлары буенча, фермер 350 мең сум күләмендә үз акчаларын кертергә, биш ел эчендә атлар санын сиксәнгә җиткерергә, ике эш урыны булдырырга тиеш. Әмма Ирек Хәсәнов моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Беренче чиратта, ул җитештерүне киңәйтүне һәм ит продукциясе цехын ачуны планлаштыра.
Аның тагын бер хыялы — атларны ит өчен генә үрчетү түгел, ә аларны кешеләргә якынайту, актив ял өчен дә үрчетү. Ат өстендә йөрергә теләүчеләр күп булыр дип ышана ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз