news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әгерҗе басуларында бәрәңге уңышы гектарыннан 218 центнер чыга
Районда бәрәңге алырга керештеләр.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы “Уразай“ бүлекчәсендә бәрәңге алу башланды. 39 гектардан бәрәңге уңышы җыелган. Уңдырышлылык – бер гектардан 218 центнер тәшкил итә. Бу хакта район басмасы яза.
Район кырларында 19400 гектарда (планга карата – 77 процент) урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 29100 тонна бөртеклеләр суктырылган. Комбайннар I, II, III филиаллар арпа, арыш басуларында эшлиләр.
Басуларда көзге чәчү эше дә алып барыла. 7200 гектарда – арыш, 100 гектарда бодай чәчелгән. Үтәлеш – 75 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot