news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларга йөзәр мең сумлык бүләк бирәчәкләр

Быел аларга 1,5 млн гектар мәйданда уңыш җыеп алырга кирәк булачак.

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларга йөзәр мең сумлык бүләк бирәчәкләр

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйткән. Министрлыкның рәсми сайтында шул хакта язылган.

Быел барлыгы 1,5 млн гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга кирәк булачак.

Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле.

«Быел, узган еллардагы кебек үк, „Татарстан Республикасы Президенты“ грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сумлык 200 премия булачак», диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100