news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла

Республикада тулаем алганда 1 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

Марат Җәббаров: Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вазгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.

«Татарстанда барлык районнарда урып-җыю эшләренә керештеләр, — диде Җәббаров. — Бүгенге көндә республикада игеннәр 253 мең гектарда җыеп алынган, бу планның 17 проценты дигән сүз. 1 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә».

Аның сүзләренчә, Татарстанда тулаем алганда 1,5 миллион гектар мәйданда — бөртекле һәм кузаклы культуралар, 230 мең гектарда майлы культуралар (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар. Игеннәрне урып-җыюда 3,5 мең комбайн катнаша.

Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев урып-җыю эшләре 55 субъектта алып барылуын искәртте. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында сезонлы кыр эшләренең оешкан төстә узачагына һәм уңышка бәйле барлык фаразларның да үтәләчәгенә өметләнәләр», — диде ул.

Бүгенге көндә Россиядә 63 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Урып-җыю эшләренең темплары һәм уртача уңышның күләме узган елгы дәрәҗәдән артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100