Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада яшәүче Рифнур Минһаҗев грант акчасы ярдәмендә умартачылык белән шөгыльләнә
Ул киләчәктә ярминкәләргә йөрергә планлаштыра.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Үткән ел Татарстанда фермерларга һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа «Агростартап» проекты эшли башлады. Кукмара районында яшәүче Рифнур Минһаҗев та анда катнашып, 3 миллион сум грант отуга ирешкән. Бу хакта Кукмара район газетасы хәбәр итә.
«Грант безгә эш башлау өчен бик зур ярдәм булды. Чөнки әлеге акчага трактор, корт ояларын күчереп йөртү өчен прицеп, 120 баш умарта, бал аерту җайланмасы һәм бик күп умартачылык кирәк-яраклары сатып алынды. Кортларны кышлату өчен умарта өе салдык. Участокка ут-су китердек, җылылыкны электр ярдәмендә көйләргә уйлыйбыз, чөнки утын ягып кына билгеле бер температураны көйләп бетереп булмас», — диде умартачы.
Рифнур Минһаҗев сүзләренчә,бал кортларының «Карника» токымын сайлаганнар. Башта интернетлардан укып белешкән, умартачылар белән киңәшкән. Бу кортлар бездәге табигать шартларына чыдам һәм тырышрак та икән. Без иртә белән умарталыкка килгәндә алар җир җимертеп эшли торган булалар, диде ул.
Хуҗалар корт оялары, кәрәз рамнары ясау эшен дә үзләштерәләр. Бүгенге көндә ике кешене хезмәтле иткәннәр. Берсе исәп-хисап, кәгазь эшләрен алып барса, икенчесе хуҗалык мәшәкатьләрендә ярдәм итә.
Ул киләчәктә ярминкәләргә йөрергә планлаштыра. Балны саклау өчен 23әр литрлы куботейнерларга заказ биргән. Ваклап сатканда банкаларга тутырырга уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз