Николай Валуев: “Татарстан икмәк һәм җир асты байлыклары белән генә түгел, җиргә битараф булмаган эш сөючән кешеләре белән дә бай”

Татарстан ул үзен туендыра, күрше-тирәсенә дә өлеш чыгарадыр дип ышанам мин – кырларына карап шундый фикер йөртергә була, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Самолет белән очканда очкычның канат астына карап барырга яратам - колачлап булмаслык илебезнең киңлеген үз күзләрең белән шулай булса да күзәтү, төбәкләрне чагыштыру кызыклы. Татарстанның кырлары эшкәртелгән-чәчелгән, сыерлары көтүдә йөри һәм Казанга килгәндә иң беренче булып күзгә ташланганы шул булды, дип республика турында фикерләре белән уртаклашты бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев ТР Министрлар Кабинетында илнең үзәк ММЧ вәкилләре белән очрашуда.

“Татарстан икмәк һәм җир асты байлыклары белән генә түгел, җиргә битараф булмаган эш сөючән, туган җиренә тугрылыклы кешеләре белән дә бай. Бөтенесе шәһәргә качкан чакта, климат мәсьәләсендә вазгыять катлаулы булуга карамастан, күңелләрен төшерми авыр һәм игелекле хезмәт башкаручылар - игенчеләр һәм терлекчеләр һәртөрле мактауга лаек. Арыш, бодай, башка культуралар дулкынланып торган басуларга карап, республиканың уңган кешеләргә дә бай булуына күңелем булды. Бу минем өчен бик әһәмиятле, чөнки нефть долларларын сникерсларга алыштыуыбыз миңа һич кенә дә ошамый. Татарстан ул үзен туендыра, күрше-тирәсенә дә өлеш чыгарадыр дип ышанам мин – кырларына карап шундый фикер йөртергә була”, - диде Николай Валуев һәм республика җитәкчелегенең бу мәсьәләдә дөрес юл белән баруының киләчәк буыннар өчен дә мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.