Малларга азык мулдан булсын өчен

Әлмәт районында 11834 гектар печән җире исәпләнә, шуның 10 мең гектарында эш башкарылган инде

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Табигатьнең кануннары үзе белән. Республикабызның кайбер районнарында көн дә килеп яуган яңгырлар печән әзерләүне тоткарласа, көньяк-көнчыгыштагылар җиргә шифа булырдай тамчыларны көтеп хәлдән таялар. Яңгырлар бик сагындырып кына килә. Тик һава шартлары нинди булуга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында мал азыгы әзерләү бурычы тора.

Әлмәт районы хуҗалыкларында әлеге эшкә бик җаваплы карыйлар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Хәким Нәкыев биргән мәгълүматлар буенча, районда 11834 гектар печән җире исәпләнә. Бүгенге көнгә шуның 10 мең гектарында эш башкарылган инде. 8880 тонна печән, 18000 тонна сенаж әзерләнгән, бер башка 7,8 ц шартлы берәмлек күләмендә азык туры килә. Бу республика күрсәткечләреннән беразга югары.

"Чагылтау" хуҗалыгы басуларында үлән мул үскән. Аны җыяр өчен серен белергә кирәк, дип саный баш агроном Нәфис Хисамов. Соңгы вакытта интернет челтәреннән һава торышын күзәтеп, кайчан чабарга, кайчан киптерергә икәнлекне ачыклый башлаганнар. Планда каралган 390 урынына 450 тонна печән әзерләгәннәр. Складлар төргәк-төргәк итеп бәйләнгән рулоннар белән шыплап тулган. Көненә уртача 100-150 тонна яшел масса салына. 2016 тонна булырга тиешле азыкның яртысы диярлек әзерләнгән.

Мал азыгы әзерләү урак өсте белән бер, биредә, шулай ук, комплекслы эшләү сорала. КСК-100 комбайнын Рәсим Хәйруллин иярли. Ул Сабантуйда район башлыгы кулыннан бүләк алган алдынгы механизаторларның берсе. Чабылган массаны МТЗ-82 тракторлары белән Равил Нуриязданов һәм Виталий Чахиев ташыйлар. Сенаж базында эшнең иң катлаулысы. Федор Трофимов читтән килеп эшләсә дә, хуҗалыкта үз кеше, тәҗрибәле тракторист. Үзенең корыч аты белән ул бушатылган сенажны һава кермәслек итеп таптый, азыкның сыйфаты күпмедер өлеш аның эшенә дә бәйле.

Мал азыгы әзерләүдә "Чулпан" хезмәтчәннәре дә актив эшли. Мөгезле эре терлек санына карап исәпләгәндә 640 тонна әзерләргә тиешле хуҗалыкта 470 тонна печән складларга кергән инде. 3290 тонна сенажның 940 тоннасы кайтарылган.

"Ярыш" хуҗалыгы басулары да игътибардан читтә калмады. Һава торышы коры булу сәбәпле, чабылган печән тиз җилли. Аны махсус җыйгыч белән пакусларга салалар да, олы рулоннарга төреп бәйләп куялар.

Ә менә Яңа Михайловка хуҗалыгында хәлләр башкача. 255 гектардагы печәннең бары тик 65е, Иске Михайловкада 208 гектарның 102 се, Яңа Суркинода 100 гектарның бары тик 20 се генә чабылган.

Кышны борчу-мәшәкатьсез чыгу өчен, уртача бер малга 25-30 берәмлек азык әзерләргә кирәк. Бүгенге көндә беренче этап кына үтелгән, әлегә районның уртача күрсәткече 3,9-4 центнер шартлы берәмлектән артмый. Димәк, эш темпларын арттырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.