news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпьеллык үләннәрне чабып алу чоры башлана

Марат Җәббаров сүзләренчә, беренче чабу 15 июньгә төгәлләнергә тиеш.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атнадан Татарстанда күпьеллык үләннәрне чабу башланачак. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук республиканың Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республика аграрийларына терлекләрне нәтиҗәле кышлату өчен шартлы бер баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк, дип аңлатты докладчы.

«Беренче чабудан бер баш малга 6 центнердан артык азык әзерләргә планлаштырабыз. Бүген республикада 300 тонна печән, 90 мең тонна сенаж бар. Бу бер баш малга 0,45 центнер азык туры килә дигән сүз. Планлаштырылган 500 мең гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр 30 мең гектарда чабылган, бу нибары 6 процент», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100