news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында фермалар өчен терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә

Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрдән сенаж салалар.

Әлки районында фермалар өчен терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә
/alki-rt.ru/

(Әлки, 6 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Хәзерге вакытта Әлки районында меңәрләгән баш мөгезле эре терлекле комплекслар, маллар симертү мәйданчыклары һәм фермалар өчен терлек азыгы әзерләү эшләре алып бара. Бу хакта район газетасы яза.

Хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрдән сенаж салалар. Хәзер яшь үлән массасын тиз арада җыеп базларга салу бурычы тора. Бу эш шул ягы белән дә мөһим, беренче чабуны (укос) тизрәк — кыска вакытта җыеп алганда аның икенче һәм өченче чабулары да иртәрәк өлгерә дигән сүз.

Бүгенге көнгә мең тонна йөкне кырдан базга ташыганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100