news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай фермерлары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы грантын отты

Конкурста барлыгы 25 фермер җиңеп чыккан.

Азнакай фермерлары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы грантын отты
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 6 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай муниципаль районыннан Ландыш Закирова һәм Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерүгә грант отты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы 2020 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермалары төзү буенча проектларга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде.

Конкурста республиканың 17 муниципаль районыннан 50 крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан һәм 25 фермер җиңеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot