news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Яшел Үзән районында тракторда йөрде

Михаил Афанасьев Яшел Үзән предприятиесенең Якутиягә, Верхоянск шәһәренә кояш электростанцияләре җибәрүен әйтте.

Якутия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Яшел Үзән районында тракторда йөрде
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 6 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Саха (Якутия) республикасы хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Кирилл Бычков эш визиты белән Яшел Үзән районына килде. Агропарк техникасын карап йөргәндә, Кирилл Бычков түзмәде һәм тракторда йөреп кайтырга булды.

Кирилл Бычков «Светлое озеро» агропаркында булды, анда аның резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Шулай итеп, аңа балык фермасы проектын гамәлгә ашыру барышын күрсәттеләр. Предприятие җитәкчесе, «БАРС Груп» АҖ генераль директоры Тимур Әхмәров кунакларга балык фермасының беренче чираты гына елына 100 тонна форель җитештерүгә исәпләнгән, дип сөйләде.

Биредә 20 корпус төзеләчәк, проектка 150 млн сумнан артык инвестицияләр кертелгән инде. Корпусларның берсенең төзелеш барышы белән Якутия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры танышты. Кирилл Бычков сүзләренчә, проект җитештерү процессы күзлегеннән дә, су күп булган төбәк өчен дә бик кызыклы.

Агропаркның тагын бер резиденты — «Подружка Несушка» кошчылык фермасы. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Татьяна Кирова хәбәр иткәнчә, монда тавыклар, үрдәк һәм күркә үстерәләр, шулай ук гадәти булмаган патша кошы — идел токымы цесаркасы да бар. Күптән түгел тәҗрибә сыйфатында роман токымыннан булган сарыклар да асрый башладылар.

Аннары кунаклар Олы Күлбаш авылында «Urman camp» глэмпингына килделәр. Биредә Кирилл Бычковка территориядә тулысынча алып барыла торган балык фермасы төзү проектын тәкъдим иттеләр. Шуннан соң алар глэмпинг эшчәнлеге белән танышты.

Михаил Афанасьев Яшел Үзән предприятиесенең Якутиягә, Верхоянск шәһәренә кояш электростанцияләре җибәрүен өстәде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100