news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

Анатолий Иванов район хуҗалыклары һәм агрофирмалары коллективлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны котладылар.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдынгыларны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та котлады.

«Мамадыш районы — зур мөмкинлекләр территориясе. Безнең игенчеләребез 2020 елда 170 мең тоннадан артык ашлык үстерделәр. 2020 елда мамадышлылар тарафыннан тәүлеккә тулаем 63 мең тонна савылды. Бүгенге көндә район буенча тәүлеккә 178 тонна сөт савыла. Һәм безнең барлык уңышларыбыз, казанышларыбыз — сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә», — диде ул.

Ул шулай ук район хуҗалыклары һәм агрофирмалары коллективлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Слетта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100