news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш башлаучы фермерларга 6 млн сумга кадәр грант алу мөмкинлеге бар

Грант ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләренә һәм башкаларга бирелә.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Ул кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру өчен грант бирү максатыннан эшләнә.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра ала.

Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына керткәндә 6 млн сумга кадәр) башка юнәлешләргә 3 млн сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 млн сумга кадәр керткәндә) бирелә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 31 мартка кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.

2019 елда «Агростартап» проекты буенча Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103 крестьян-фермер хуҗалыгы 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100