news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл яшьләре конгрессында катнашучыларны демография турында сөйләшергә өндәделәр

«Без бары тик яшьләр күрә, аңлый торган өстенлекле сораулар бар дип уйлыйбыз», — ди Татьяна Ларионова.

Авыл яшьләре конгрессында катнашучыларны демография турында сөйләшергә өндәделәр
Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашучыларга демография проблемалары турында сөйләшү киңәш ителде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова форум вәкилләрен шуңа өндәде.

«Сез үзегезнең сүзегезне әйтергә, яңа инициативалар кертергә тиеш, кайберләре, бәлки, закон дәрәҗәсендә дә каралыр», — диде. Унике илкүләм проект арасында ул «Демография» проекты мөһимлеген искәртте.

«Бүген авылларда балалар туу кимүен күзәтәбез. Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнарына рәхмәт, аларда балалар күп туа, ләкин Тукай, Менделеевск, Әлки, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында балалар туу күрсәткечләре кимегән. Без түгәрәк өстәлләрдә бу проблеманы күтәрүегезне сорыйбыз», — диде Татьяна Ларионова.

Парламент җитәкчесе урынбасары, демография белән бәйле сорауларны күтәрүдә Әгерҗе, Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары лидерлык позицияләренә ия булуын билгеләп узды.

«Без бары тик яшьләр күрә, аңлый торган өстенлекле сораулар бар дип уйлыйбыз. Бүген Президент Владимир Путин тәкъдим иткән чараларга өстәмә рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә тагын нәрсә эшләргә була? Без көтәбез, проблеманың уңай хәл ителешенә тәэсир итәрлек резервлар кайда булуын яшьләр әйтә алыр иде», — ди Татьяна Ларионова.

Форумда Россиянең 50 төбәгеннән һәм 25 илдән авыл җирлегендә яшәүче 18-35 яшьтәге 250ләп кеше катнаша.



Галерея: Открытие Международного конгресса сельской молодежи
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100