news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә заманча сугым цехы төзелә

Проект 4,5 млн сумга төшәчәк.

Чүпрәледә заманча сугым цехы төзелә
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 5 декабрь, «Татар-информ», «Туган як» Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Яңа Кәкерле авылында заманча югары технологияле сугым цехы төзелә. Шушы көннәрдә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов белән берлектә сугым цехының төзелеш барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа сугым цехын төзү Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерүгә юнәлдерелгән максатчан программа ярдәмендә мөмкин булды.

Техник регламент нигезендә терлекләрне сую дәүләт теркәвенә алынган җитештерү объектларында гына башкарылырга тиеш. Ветеринария тикшерүе узмаган терлекләрне суярга җибәрү рөхсәт ителми. Суйганнан соң терлек түшкәләре һәм башка продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узарга тиеш.

Мондый чара җитештерелә торган ит продукциясенең сыйфатлы булуын гарантияли һәм республикада кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә куркыныч авырулар таралудан саклый. Шулай итеп, ит продукциясен бары тик махсус урында чалынып, эшкәртелгәннән соң гына сатуга куелырга тиеш.

Заманча таләпләргә җавап бирә торган сертификацияләнгән әлеге объект районда беренче булачак. Проектның гомуми суммасы 4,5 млн сум тәшкил итә. Шуның 4 млн сумы — грант акчасы, ә 500 мең сумы аларның төзелешкә кертәчәк үз чыгымнары.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100