2014 елда Татарстанда 1,2 млрд тавык йомыркасы җитештерергә планлаштыралар

ТР да 11 айда 705 млн данәдән артык тавык йомыркасы җитештерелгән, бу якынча узган елдагы кадәр

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Татарстанда 1,2 млрд тавык йомыркасы җитештерергә планлаштыралар. Агымдагы елда бу продукция күләме 1 млрд данәдән артык тәшкил итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Татптицепром” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде.
М.Алиев белдерүенчә, тавык йомыркасы бәясе арту, шәхси хуҗалыкларда тавыкларның баш саны кимүгә бәйле. Республикада кош асрамый торган шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар.
Моның белән бәйле рәвештә, авыл халкын чебиләр белән тәэмин итү турында карар кабул ителде. Киләсе елда шәхси һәм сәнәгать секторында тавык йомыркасы җитештерү күләме 1,2 млрд данәгә кадәр артачак.
“Бу проблеманы хәл итү буенча башка чаралар юк. Тавык йомыркасы бәясен бары тик җитештерү күләмен арттыру белән генә төшерү мөмкин”, - дип саный М.Алиев.
2013 елның 11 аенда ТР да 150 мең тонна кош ите җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 111 процент дигән сүз. Шулай ук 705 млн данәдән артык тавык йомыркасы җитештерелгән, бу якынча узган елдагы кадәр, дип белдерде М.Алиев.