news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермерларына терлекләрен иминиятләштерү өчен дәүләт ярдәме бирелә

Иминиятләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрдән яклауның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора.

Татарстан фермерларына терлекләрен иминиятләштерү өчен дәүләт ярдәме бирелә
Рамил Гали

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала. Әлеге чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан иминият премияләренең 50 процентын компенсацияләүдән гыйбарәт. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елда иминият компанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 5 шартнамә төзелгән. Иминләштерүчеләрнең күбесе — зур кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге шартнамәләр буенча кош-кортның 44 проценты иминиятләштерелгән һәм дуңгызчылыкта — 24 проценттан артыгы.

Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 1,0 млрд сумнан артык тәшкил итә, җыелган кертемнәр күләме — 11,5 млн сум. Алар буенча 4,9 млн сум субсидия бирелгән.

2020 елда терлекчелек тармагында дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү базарына 2 иминият компаниясе — «РСХБ-Страхование» АҖ һәм «СК «Согласие» ҖЧҖ чыкты.

260-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы нигезендә авыл хуҗалыгы хайваннарына карата авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе түбәндәгечә төзелә:

  • Россия Федерациясе субъектында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бер яки берничә төрдәге барлык авыл хуҗалыгы хайваннарына карата.
  • бер елдан да ким булмаган вакытка.

Иминият очраклары: хайваннарда була торган йогышлы авырулар (РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 24 июнендәге 242 номерлы боерыгы белән расланган исемлек нигезендә, анда 62 авыру күрсәтелгән), күпләп агулану - агулы үләннәр яки матдәләр, шул исәптән азык белән кинәт агулану, табигый бәла-казалар (яшен сугу, җир тетрәү, тузан бураны, давыллы җил, көчле буран, кар бураны, су басу, җимерелү, кар ишелмәсе, тулардан төшә торган көчле су ташкыны, җир убылу), табигый бәла-казалар аркасында электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итүнең бозылуы (авыл хуҗалыгы хайваннарын тоту шартларында электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү күздә тотылган булса) янгын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100