news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районында хисапчы-икътисадчы үз фермер хуҗалыгын ачты

Нәсимә — Казан кызы, белеме буенча хисапчы-икътисадчы.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Нәсимә Камалова). Нурлат районында хисапчы-икътисадчы Нәсимә Камалова үз фермер хуҗалыгын ачты. Хуҗалык Нариман бистәсе янындагы кырларда иген үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә соңгы гектарларда арыш җыела. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фермер 2015, 2019 һәм 2020 елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча 40×60% белән 791 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Алынган акчага ул 2 СУЗТ-4,0 чәчкече, ХАРАШ чәчкече, тырмаларга өстәмә җайланмалар, йөк төягеч-копновоз, чүмеч һәм БДМ-дисклы тырма сатып алган. Ә 2020 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бөртеклеләр буенча 40 мең сум күләмендә кызыксындыру субсидиясен алды.

Нәсимә — Казан кызы, белеме буенча хисапчы-икътисадчы. Барлык эшләрдә дә аңа гаиләсе булыша. Җиде ел эшләү дәверендә яшь фермерның үз идеяләре һәм тәкъдимнәре барлыкка килә.

«2013 елда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы булдым. Фермерлык эшчәнлеген Аксубай районының арендаланган җирләрендә башлап җибәрдем, ә 2017 елдан аны Нурлат районында дәвам иттем. Фермер эшенә тартылу әтинең гомере буе авыл хуҗалыгында эшләве этәргеч бирде», — диде ул.

«Хуҗалык булдыру максатларының берсе — табыш алу гына түгел, ә экологик яктан чиста продукция үстерү дә. 550 гектарда бөртекле культуралар — арыш һәм арпа үстерәбез. Быел уңыш бер гектардан 38 центнер чыкты. Арпаны җыеп бетердек инде, арыш басуында да эшләр азаеп бара. Басуларда тирә-як авылларда яшәүчеләр эшли», — дип сөйли фермер Нәсимә Камалова.

«Туфракка микробиологик ашламалар кертәбез. Шуңа күрә безнең ашлык экологик яктан чиста. Микробиологик ашламалар кулланып үстерелгән ашлыкның үзкыйммәте югары түгел, ә сыйфаты яхшы. Быел уңыш начар түгел — арыш гектардан 35-38 центнердан да ким булмаячак», — ди комбайнчы Иван Матвеев.

«Хәзер авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләүче кооператив төзү проектын уйлыйм. Чөнки кечкенә фермер хуҗалыкларының барысы да кыйммәтле техника сатып ала алмый, ә кооперативлар өчен дәүләт ярдәменең отышлы чаралары шактый. Тиздән ашлык склады төзүне планлаштырам. Барлык ниятләр тормышка ашыр дип өметләнәм, чөнки беренче кыю адымнар ясалган бит инде», — дип, киләчәккә планнары белән уртаклаша Нәсимә Камалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100