news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшәүчеләр беренче көзге ярминкәгә җыелды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, югары бәя бирде.

(Апас, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Апас районында ярминкә узды. Анда барлык крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлеге, мәктәп коллективы җәй буе үстерелгән мул уңышны халыкка тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сатуда печән, салам, бөртеклеләр, кош-кортлар, бозаулар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, кул эшләре, камыр ризыклары — барысы да бар иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, югары бәя бирде.

«Хөрмәтле якташларым! Бүгенге көннән башлап көзге ярминкәләрне башлап җибәрәбез. Ярминкәдә катнашучыларның һәрберсенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ярминкәләрне халык тәкъдимен искә алып киләчәктә дә оештырачакбыз. Шушы урында булачак. Рәхәтләнеп ял да итегез!», — диде Алмаз Тугушев райондашларны сәламләп.

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне җыр-моңнары, дәртле биюләре белән ял иттерде.

«Көзге ярминкәгә бик теләп чыктык. Арпа белән бодай кирәк иде. Бик матур концерт та карадык. Чын бәйрәм рухы бүген Апаста», — диде Шәрифулла абый Сәлахов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100