news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тукай районында гектарыннан чыккан уртача уңыш – 39,6 центнер
Районда көзге чәчү дә тәмамланып килә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 27,5 мең гектар мәйданнан тулаем 109,3 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бу планның 64 процентын тәшкил итә. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 39,6 центнер. Бу хакта район басмасы яза.
Аграрийлар, нигездә, язгы культуралар суктыру, шикәр чөгендере уңышын җыю белән мәшгуль. Бүген 406 гектар җирдән 181,9 мең тонна тамыразык казылган. Аерым хуҗалыкларда аш чөгендере, бәрәңге алу эшләре бара. Көзге чәчү кампаниясе тәмамлану алдында.
Пландагы 11,9 мең гектар җирнең 8,2 мең гектарына көзге культуралар чәчелгән. Шулай ук туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенгә эшкәртәсе җирнең 25 проценты сөрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot