Әлкидә сыйфатлы азык хәзерләү һәм терлекләрне баланслы тукландыру хакында сөйләштеләр

Биредә малларны ничек дөрес ашатасын компьютер «исәпләп бирә».

(Әлки, 5 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Айрат Лотфуллин). Узган атнада «Хузангай» җәмгыятенең сөтчелек комплексында терлекчелектә алдынгы технологияләрне куллануга багышланган семинар-киңәшмә узды. Аның пленар өлешендә сыйфатлы азык хәзерләү һәм терлекләрне баланслы тукландыру хакында сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Семинарда авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм терлекчелек комплекслары җитәкчеләре катнашты. Семинарны ачып, Роберт Гадиев терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә һәм продукция җитештерүне арттыруда алдынгы технологияләрне куллануның роле ничек зур булуын билгеләп үтте. Комплекста булганда катнашучылар моңа тагын бер кат инанды.

«Хузангай» терлекчелек комплексы идарәчесе Вячеслав Ензаев кунакларны предприятиенең эше белән таныштырды. Сөт җитештерүдә цифрлы технологияләрне куллану тәҗрибәсен уртаклашуга ул аеруча зур урын бирде.

Биредә терлекләрне тукландыру белән идарә итүнең махсус программасын кулланалар. Моның уңай нәтиҗәсе үзен бик тиз күрсәткән. Малларны ничек дөрес ашатасын компьютер «исәпләп бирә». Оптималь тукландыру аркасында савым күзгә күренеп арткан. Хуҗалыкта терлек азыгын да үзләрендә үстерәләр. Вячеслав Ензаев әйтүенчә, комплекста бер литр сөт җитештерү якынча 12 сумга төшә икән.

Комплекста 2700 баш савым сыеры асрала. Малларның санын арттыруны һәм токымнарын яхшыртуны да күздә тоталар. Монда көтү белән идарә итү программасы уңышлы кулланыла. Һәр сыерга чип беркетелгән, анда аның турында бөтен мәгълүмат кертелгән. Әнә шулай программалаштыру аркасында һәрбер терлек, аның кайчан бозаулавы, күпме сөт бирүе турында белергә була.

Роберт Гадиев терлек азыгын үсемлекләрнең чәчәккә бөреләнгән вакытында хәзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Нәкъ шул чакта азык культураларында аксым иң күп микъдарда була. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ильвир Сәлахов терлекләрне ясалма орлыкландыруның өстенлекләре хакында сөйләде. К