Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында уңыш җыюда катнашучы комбайнчыларны бүләкләделәр
Бүгенге көндә районда 9,34 мең га мәйданда 35,5 мең тонна ашлык суктырылган.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Чүпрәле районында уңыш җыюда катнашучы комбайнчыларны бүләкләделәр. Район кырларында бар куәткә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Иртә таңнан төнгә кадәр 70тән артык комбайн бөртеклеләрне урып суктыра.Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов катнашты.
Хуҗалыклар комбайнчыларына акчалата премияләрне район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы тапшырдылар. Сертификатлар һәм Мактау грамоталарын «Чынлы» ҖЧҖ комбайнчылары Илгиз Миначев, П.В.Дементьев исемендәге агрофирмадан Александр Батырев, «Мәхмүтов И.Ф.» «КФХсыннан Дамир Әхмәтов һәм «Ак Барс — Чүпрәле» агрофирмасыннан Владимир Ефрейторов алды.
Агросәнәгать комплексында эшләүче һәм азык-төлек бурычларын тәэмин итүче кешеләргә игътибарлы булу аеруча мөһим. Урып-җыю кампаниясендә күп нәрсә комбайнчылардан тора һәм хезмәт нәтиҗәләрен тиешенчә бәяләү эш сыйфатын шактый яхшырта.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә районда 9,34 мең га мәйданда 35,5 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектардан 38 центнер тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз