Сарман районы басуларында игеннәрне тәрбияләү эшләре бара

4500 гектар мәйдан басулар – үсемлекләр тишелеп чыкканчы һәм 8300 гектарда тишелеп чыккач тырмаландылар.

(Сарман, 5 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы басуларында игеннәрне тәрбияләү эшләре бара, дип яза район газетасы.

Район басуларында игеннәрне тәрбияләү эшләре бара. Чәчүлекләр 35100 гектарда – чүп үләннәренә, 22100 гектарда – төрле авыруларга, 6900 гектарда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелделәр. 4500 гектар мәйдан басулар – үсемлекләр тишелеп чыкканчы һәм 8300 гектарда тишелеп чыккач тырмаландылар.