Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтында Сабантуй уза

Язгы сабан бәйрәмендә авыл хуҗалыгы галимнәре катнаша
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан фәнни-тикшеренү институтында Сабантуй бәйрәме уза, анда әлеге институтның галимнәре катнаша, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәйрәм институт кырларында үткәрелгән язгы чәчү эшләренә нәтиҗәләр чыгарудан башланып китәчәк. Галимнәр үзләренең тәҗрибә кишәрлекләрендә алга таба Татарстан аграрийларында гына түгел, Россиядә дә зур сорау белән кулланыла торган культураларның яңа сортларын чәчә.
Сынау уза торган авыл хуҗалыгы культураларын чәчү уңышлы үткән. Барлык агротехник алымнар да зур сыйфат белән башкарылган. Шуңа бәйле рәвештә Сабантуй вакытында иң яхшы механизаторларны билгеләп үтү ниятләнә.
Бәйрәмнең үзенә килгәндә, авыл хуҗалыгы галимнәре милли көрәш, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда үзләрен сынаячак. Шулай ук бүләкләр уйнату, уеннар, концерт программасы да каралган.