news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында бер көндә 1700 гектарда чәчү башкарылды

Районда барысы 12373 гектарда чәчү эшләре тәмамланды.

Әлки районында бер көндә 1700 гектарда чәчү башкарылды
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 5 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). 3 майда хуҗалыкларда 1700 гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда барысы 12373 гектарда чәчү эшләре тәмамланды. Соңгы көннәрдә көнбагыш чәчү темпы югары. Ул культура районда 12 мең гектарда игеләчәк. Бу эш бездә 3856 гектарда башкарылды. Арпа 3639 гектарда, солы 3 мең гектарда чәчелде.

Сабан эшләре «Хузангай» җәмгыятендә әйбәт оештырылган.Алар инде 3200 гектарда чәчергә өлгерделәр.Шулай ук Үзәк Әлки һәм Көнбатыш Әлки филиаллары әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot