news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр савымны тиз арада арттыру өчен киңәш бирде

Азык рационының дөреслеген тикшерә торган технология ярдәмендә савымны арттыру мөмкинлеге барлыкка килә.

Белгечләр савымны тиз арада арттыру өчен киңәш бирде
Александр Эшкинин

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Хуҗалыкларда хайваннарның түбән җитештерүчәнлегенең сәбәпләреннән берсе — рационның дөреслеген тикшереп торырга ярдәм итә торган технология булмау. Әлеге проблеманы цифрлы заманча технологияләр хәл итә, алар азык әзерләүдәге кимчелекләрне 1 процентка кадәр киметергә ярдәм итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көндәлек азык әзерләү процессларын тикшереп торуның заманча системалары түбәндәгеләргә ярдәм итә:

  • Артымны һәм азыкның һәр порциясенең хакын контрольдә тотарга,
  • Азыкны катнаштыру тәртибен һәм вакытын билгеләргә,
  • Һәр төркем өчен өләшенгән гомумкатнаш рационнарның күләмен күзәтеп барырга, 
  • Анализ ясаучының күрсәткечләре буенча рационны автомат рәвештә коррекцияләргә.

Тукландыру буенча белгеч рационны программага кертә, ә рационны катнаштырган вакытта система операторга компонентларны кертүнең эзлеклелеген күрсәтә һәм артымны контрольдә тота, шуннан соң белгеч әзерләнгән рационның сыйфаты буенча хисапны күрә ала.

Азыкны өләшкән вакытта система автомат рәвештә төркемне билгеләргә һәм азык нормасын коррекцияләргә мөмкин.

Системаны гамәлгә керткәндә мөһим факторны истә тотарга кирәк — ул дөрес төзелгән рацион, моның өчен профессиональ консультантларга мөрәҗәгать итү хәерлерәк, алар булган азык базасына аудит уздыралар һәм шуның нигезендә, икътисади якны исәпләп, дөрес рацион төзиләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында әлеге программа продуктларын гамәлгә кертү буенча оператор — «РИВЦ» АҖ, консультация алу өчен кайнар линия номеры 8(800)444-16-70 буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100