Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сабан культураларын чәчү 610 мең гектар чамасы мәйданда башкарылган
Бу узган елгы шушы чордан 290 мең гектарга күбрәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 5 май мәгълүматлары буенча, тулаем Татарстанда сабан культураларын чәчү 609,7 мең га мәйданда башкарылды (планның 34 проценты), узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 319,7 мең га иде, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Иң күп мәйдан Зәй (32,7 мең га яисә 64%), Сарман (26,4 мең га, 48%), Чистай (24 мең га,39%), Мамадыш (23,5 мең га, 44%) муниципаль районнарында җир куенына салынган.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 440,2 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 42%. Шул исәптән сабан бодае - 107,1 мең га яисә фаразга карата 24% мәйданда чәчелгән, арпа - 236,7 мең га яисә 66%, солы - 45,1 мең га яисә 72%, борчак - 34,8 мең га яисә 63%, ашлык кукурузы - 11,7 мең га яисә 13%.
Рапс 5,6 мең га яисә 5% мәйданда чәчелгән, май орлыгына дигән көнбагыш - 33,7 мең га яисә фаразга карата 30%.
Шикәр чөгендере 29,6 мең га яисә планнан 47% мәйданда чәчелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз