Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда дым каплату 78 процент тәшкил итә
Бер үк вакытта 9500 гектарда (15 процент) чәчү уздырылган
(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, Азнакайда 60500 гектарда (78 процент) дым каплату уздырылган. Бер үк вакытта 9500 гектарда (15 процент) чәчү уздырылган. Шул исәптән 5100 га арпа, 600 га солы, 300 га борчак, 700 га бодай, 2800 га берьеллык үлән уңышына нигез салынган.
Язгы культуралар чәчүдә Мөстәкыймов исемендәге, “Урсай”, “Марс”, “Таллы Бүләк”, “Тукай” хуҗалыклары алда бара. Аларда эш барлык чәчү мәйданының 44 – 15 проценты күләмендә башкарылган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз