news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды

Беренчеләрдән булып, кырга Азнакай һәм Алькеевский районнары аграрийлары чыкты

 (Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Беренчеләрдән булып, кырга Азнакай һәм Алькеевский районнары аграрийлары чыкты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенгә Азнакай районының «Союз-Агро» хуҗалыгында 1,1 мең га көзге культуралар һәм 0,8 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган. Районның «Центральное Алькеево» һәм «Южное Алькеево» предприятиеләре 1,2 мең га мәйданда көзге культураларны тукландырган.

Шулай ук ТРның Алексеевский, Буа, Минзәлә, Нурлат, Сарман һәм Яңа Чишмә районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керешкән.

8 нче апрельгә булган мәгълүматлар буенча, республиканың кырларында 3,3 мең га көзге культуралар, 2,5 мең га күпьеллык үләннәр тукландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100