news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта барлык мәйданның 63 проценты ашлама белән тукландырылган

Бүгенге көнгә 1500 гектарда туңга сөрелгән җирләр, 1300 гектарда күпьеллыклар тырмаланган.

Кайбычта барлык мәйданның 63 проценты ашлама белән тукландырылган
kaibicy.ru

(Кайбыч, 5 апрель, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы игенче- механизаторлары язгы кыр эшләре темпларын көннән-көн арттыра. Алар барлык мәйданның 63 проценты ашлык белән тукландырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

3 мартка район игенче-механизаторлары 10000 гектарны биләгән уҗым культураларының 6300 гектарын минераль ашламалар белән тукландырды. Шул ук вакытта күпьеллык үлән басуларына да минераль ашламалар кертү дәвам итә. 10,9 мең гектар мәйдандагы күпьеллыкларның 1 мең гектарына ашлама кертелгән.

Механизаторлар туңга сөрелгән басуларны, күпьеллык үлән кырларын тырмалый. Бүгенге көнгә 1500 гектарда туңга сөрелгән җирләр, 1300 гектарда күпьеллыклар тырмаланган. Барлык хуҗалыкларда да басуда эшләүчеләрне кайнар аш белән тукландыру оештырылган.

Болардан тыш, хуҗалыкларда арпа, сабан бодае чәчүлек орлыгын инкрустацияләү эше дә бара. Барлыгы 1 мең 200 тонна орлык инкрустацияләнгән. Һава шартлары комаучаламаса, игенчеләребез эш темпларын тагын да арттырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100