news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда он һәм икмәк пешерү предприятиеләре субсидия алу өчен гариза бирә ала

Татарстан азык-төлек бодаен сатып алуга чыгым өлешен компенсацияләүгә — 65,9 млн сум, ә икмәк пешерү предприятиеләренә 48,3 млн сум акча алачак.

Татарстанда он һәм икмәк пешерү предприятиеләре субсидия алу өчен гариза бирә ала
Владимир Васильев

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан он җитештерүчеләргә азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләүгә — 65,9 млн сум, ә икмәк пешерү предприятиеләренә 48,3 млн сум акча алачак.

Гаризалар 2021 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр кабул ителә. Кабул итү урыны: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 402 бүлмә. Субсидия алырга теләгән предприятие үз продукциясенә күпләп сату бәяләрен арттырмаска тиеш.

Төп таләпләр:

  • салымнар буенча бурычлар булмау;
  • предприятие банкротлык яки бетерелү стадиясендә булмаска тиеш;
  • чит ил юридик заты булмаска тиеш һ. б.

Субсидияләр бирү шартлары һәм кирәкле документлар белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

Сайлап алуны узган предприятиеләр белән субсидия бирү турындагы килешү электрон документ рәвешендә төзеләчәк. Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар элемтә телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-444-16-70, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100