Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда һәр Ат елы, традицион рәвештә, уңышлы булды – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Аграр ведомство белгечләре 2014 нче ел уңышы статистикасы буенча зур чагыштыру-аналитика эшен башкарган
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда һәр Ат елы, традицион рәвештә, уңышлы булды. 2014 нче ел уңышы статистикасы буенча зур чагыштыру-аналитика эшен башкарган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре шундый фикергә килгән.
Алар үткән гасырның 60 нчы елларыннан башлап, мәгълүматларны тикшергән. Бу материаллар күрсәткәнчә, Ат елында республика аграрийлары һәрвакыт ашлыкның мул уңышын җыйган. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Тикшерү уздырган министрлык белгечләре мәгълүматы буенча, 2014 нче елда ашлыкның уңышы уртача күрсәткечтән югары булачак. Шул ук вакытта министрлык ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренә корылыкка чыдам культураларны күбрәк кулланырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз