Марат Әхмәтов Тәтеш районына сәфәр кыла

Министрны терлекләрне кышлатуның барышы кызыксындыра

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Тәтеш районына эшлекле сәфәр кыла. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, нигездә, аны терлекләрне кышлатуның барышы кызыксындыра.
Тәтеш районы савым сыерларының продуктлылыгы кискен кимегән районнар исәбенә керми. Киресенчә, бирердә терлекчелек продукциясе җитештерүдә үсеш күзәтелә. Мисал өчен, узган тәүлектә 32,3 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорына карата 102 процент тәшкил итә. Бер сыердан 8 килограмм сөт савып алынган, узган ел ул 7,4 килограмм иде.
М.Әхмәтов кайбер агросәнәгать предприятиеләрендә булып, терлекләрне ашату рационы, биоөстәмәләр куллану, терлек азыгы әзерләү, аны ферментацияләү белән танышачак.