news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе барышы белән танышты

Энгель Фәттахов район халкын Россиякүләм бәйрәм белән тәбрикләде.

Актаныш районы башлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе барышы белән танышты
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышта бәйрәм көн уңаеннан оештырылган ярминкә барышын үзенең урынбасарлары, ярдәмчеләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов карап чыкты.

Энгель Фәттахов район халкын Россиякүләм бәйрәм белән тәбрикләде.

«Без традицияләрне дәвам итәбез, бүген Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе кабул ителгән көн. Бүгенге ярминкәгә катнашкан барча райондашларга: хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларга, эшмәкәрләргә зур рәхмәт. Күрше Башкортстаннан - Краснокама, Нефтекамск шәһәрләреннән дә сатучылар килеп безнең халыкны сөендерәләр. Һәр тарафта бәйрәм рухы», — диде ул. 

«Барлык сату нокталарында да саклану чаралары кулланыла. Иң мөһиме-исәнлек, саулык, сәламәтлек. Заман авыруын югалтуларсыз җиңеп чыгарга язсын!», — диде район башлыгы.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100