news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Ярминкәләр башланганнан бирле 550 млн сумнан күбрәк бәягә продукция сатылган.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте һәм ярминкә чараларына чакырды.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә Марат Әхмәтов бүген кырларда 54 мең га чамасы кукуруз, 75 мең гектар көнбагыш, 1,1 мең гектар шикәр чөгендере калган диде. Моннан тыш, туфракны төп эшкәртү буенча эшләр дәвам итәчәк.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә выл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруга һәм үткәрүгә җентекләп тукталды. Аерым алганда, ул республикада ярминкәләр ике ай элек башлануын искәртте.

“Казанда 10 төп мәйданчыкка узган елның көзендә тагын чатырлы 7 мәйданчык өстәлде, - диде Марат Әхмәтов. – Төп мәйданчыклар белән чагыштырганда алар җыйнаграк һәм 15-60 сәүдә итүчене сыйдыра".

Чаллыда атна саен ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла, тагын берсе Яшел Үзән районында “Яңа Тура” технополисы территориясендә урнашкан.

Ярминкәләр башланганнан бирле 550 млн сумнан күбрәк бәягә продукция сатылган, шул исәптә 12 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, 700 тонна төрле ит, 435 тонна он һәм 4 млн данә йомырка. Ярминкәдә шикәр комы бәясе 35 сумнан 32 сумга кадәр төшкән, аны 500 тоннадан артык сатканнар.

Ярминкәләрдә бәяләр түбәнрәк, дип билгеләп үтте министр. Мисал өчен,  1 кг сыер ите - 280-320 сум, бәрәңге - 12 сум, сөтнең литры – 30 сум.

Арча, Буа, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Теләче муниципаль районнары ярминкәләр оештыруга җаваплы карый, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча атна саен йомгак ясала һәм  иң актив 3 район билгеләп үтелә. Узган еллардагыча ярминкәләрдә катнашучыларга транспорт чыгымнарын кайтарачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot