420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада көзге ярминкәләр дәвам итә. Бу юлы оештыручылар Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан барлык өч ярминкәдә дә әби-бабайларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаячак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярминкәләр гадәттәге урыннарда – Үзәк һәм Бызов базарларында, Көньяк урамындагы "Магнит" кибете мәйданчыгында оештырыла.