Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәтнең авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Тантанада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та катнашты.
(Әлмәт, 4 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Октябрьнең икенче якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, дип яза җирле басма.
Быел мул уңыш җыеп алуга ирешкән авыл фидакарьләрен «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында тантаналы шартларда хөрмәтләделәр.
Бу вакытка инде урак өсте тәмам, терлек азыклары да җитәрлек кадәр тупланган, еллык хезмәткә бераз нәтиҗә ясасаң да була. Әлмәтлеләрнең горурланырлыгы бар, быел бөртеклеләр узган ел белән чагыштырганда 21 процентка артыграк җыеп алынды. Сенаж 70, силос 12, печән 9 мең тоннадан артык әзерләнгән.
– 121 мең тонна ашлык – Әлмәт өчен бик яхшы нәтиҗә. Игенчеләрнең һәрберсенә рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. – Авыл, шул исәптән авыл хуҗалыгы – ул район нигезе. Без Татарстанда иң зур районнарның берсе. 90 мең гектар сөрү җиребез бар. Халыкның 80 проценты нефть тармагында эшли. Бүген авыл хуҗалыгында үзенең кече Ватаны патриотлары, туган туфрагына тугрылыклы булганнар хезмәт куя. Авыл хуҗалыгын үстерү безнең төп өстенлекле юнәлешләрдән санала.

Айрат Хәйруллин яшелчә-җимеш игү белән бәйле яңа проектларның районда авыл хуҗалыгы үсеше мөмкинлекләрен күрсәтүен дә ассызыклады. Ул эре предприятиеләргә генә түгел, гаилә фермаларына да ярдәм итәчәкләрен җиткерде. Бүген районда 34 гаилә фермасы эшли. Сүз уңаенда, агымдагы елда район башлыгы инициативасы белән шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга булышуны да күздә тоткан яңа муниципаль программа гамәлгә куелды. Аның нигезендә хуҗалыкларга бер савым сыерына 1 центнер бодай исәбеннән терлек азыгы бүленә.
Тантанада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та катнашты. Аның да чыгышы җир кешесенә безнең өстәлләребезне икмәк-сөт белән даими тәэмин итеп торулары өчен рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.
– Һәр белгеч, һөнәр мактаулы. Әмма безнең тармак башкалардан нык аерыла. Кайдадыр эшне туктатып торырга мөмкин. Авыл хуҗалыгында ял да, бәйрәм дә юк. Язгы чәчүен, урып-җыюны, башкаларын үзвакытында башкарырга кирәк. Быел яз соңарып килде, чәчү дә проблемалы булды, җәйге чорда һава торышы да сынады. Шулай булса да, республика буенча 5150 мең тонна бөртеклеләр җыелды. Терлекчелек буенча да алда барабыз, – диде министр урынбасары бәйрәм белән котлап. – Без Әлмәтне гел нефтьчеләр каласы итеп кабул иттек, аңа яшәешебезгә, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур өлеш кертүче төбәк буларак карадык, авыл хуҗалыгы факультатив кебегрәк булды. Ләкин заман белән караш та үзгәрә. Шунысы шатлыклы, аңлаешлы караш бар һәм ул арта бара. Тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. 121 мең тонна – яхшы күрсәткеч, әмма ул чик түгел, ә бәлки яхшы динамика. Сез республиканы креатив идеяләрегез белән шаккаттырдыгыз. Беркем дә Әлмәттә җиләк үсәр дип уйламады. Сез моны эшләдегез. «Яшелчә үзәне» – Татарстанда кызыклы, җитди юнәлеш. Әлмәткә тәҗрибә уртаклашырга башка төбәкләрдән дә инвесторлар, белгечләр, район башлыклары килә.
Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды. Сәхнәгә көнне төнгә ялгап эшләгән комбайнчылар да, тракторчылар, сыер савучылар, көтүчеләр, агрономнар, зоотехниклар һәм башкалар күтәрелде. Аларга ТР Президентының, тармак министрлыгының, район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, Мактау грамотлары тапшырылды. Ветераннар да игътибар үзәгендә булды. Ә үзешчәннәр бәйрәм хөрмәтенә иң матур җыр-биюләрен бүләк итте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз