news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермеры Морат Сираҗинның сирәк токымлы дуңгызларын үтергәннәр – фото

Фермер сүзләренчә, хайваннарны үтерергә өч көн кала, билгесез затлар аның коймасын ишкәннәр һәм берничә җиләк-җимеш агачын сындырганнар.

(Казан, 4 октябрь, ”Татар-информ»). Татарстан фермеры Морат Сираҗин хуҗалыгына соңгы өч көндә икенче тапкыр һөҗүм ясалган. “Татар-информ” агентлыгына фермер сөйләгәнчә, узган җомгада аның хуҗалыгына дистәләп кеше килгән, аның коймасын һәм берничә җиләк-җимеш агачын сындырганнар.

Марат Сираҗин сүзләренчә, вандаллар җирле завод җитәкчелеге кушуы буенча эш итә. Алар арасында җир аркасында низаг чыккан булган.

Икенче гадәттән тыш хәл кичә көндез булган. Фермер кызын озата киткән, бу вакытта аңа күршесе йорт яныннан ерак түгел фермерның дуңгызын үлеп ятканын күрүен әйткән. Өенә кайткач, Сираҗин сирәк очрый торган токымлы дүрт дуңгыз үлеп ятканны күргән. Аларның өчесенә бер, бишенчесенә ике тапкыр ау мылтыгыннан атканнар.

Фермер хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырткан. Хәзерге вакытта бу очрак буенча тикшерү бара. Морат Сираҗин әйтүенчә, район прокуроры бу һөҗүм очрагын тикшерүне үз контроленә алачагын белдергән. 

Фермер узган җомгада җиләк-җимеш бакчасында коймаларны сындыручылар белән дуңгызларны үтерүчеләр бер үк кешеләр дип уйлый. Бакчага килгән зыянны Морат Сираҗин 50 мең сум дип, дуңгызларның хакын 200 мең сум дип бәяли. Фермер әйтүенчә, бу дуңгызлар "венгерские мангалицы" токымлы булган. Ул аларны үрчетергә уйлаган, әмма хәзер ит өчен кулланырга мәҗбүр булуын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100