news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынды

Республика бөртеклеләрне җыеп алуның соңгы стадиясенә күчте.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда биш миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынган. Республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне Әтнә районы җыеп алды, ә икенче урында — Нурлат районы. Бүген шул турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр билгеләп үткәнчә, республика бөртеклеләрне урып-җыюның соңгы стадиясенә керде. «Бүген истәлекле вакыйга — республика амбарларына бишенче миллион тонна яңа ашлык кайтты», - дип искәртте ул.

Җәббаров тулаем ашлык җыюның «биш миллионлы күрсәткече»нә зур өлеш керткән районнарны атады. Бу, аерым алганда, Буа районы — 220 мең тонна, Тәтеш районы — 194 мең тонна, Чистай районы — 185 мең тонна, Арча районы — 182 мең тонна, Минзәлә районы — 181 мең тонна. Моннан тыш, Алексеевск, Актаныш, Зәй, Сарман, һәм Азнакай районнарында 170 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Зәй (гектардан 51,3 центнер) һәм Тәтеш (гектардан 46,5центнер) районнары ашлык уңышы буенча лидерлар булып тора. Шул ук вакытта Әгерҗе (гектардан 20 центнер), Югары Ослан (гектардан 25,9 центнер), Әлмәт (гектардан 26,5 центнер), Яшел Үзән (гектардан 28 центнер) һәм Кама Тамагы (гектардан 28,8 центнер) районнарында күрсәткечләр түбән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100