news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй шикәр заводы 100 меңгә якын тонна чимал кабул итте

Чималның шикәрлелеге - 15, пычраклылыгы - 6,5 процент.

Зәй шикәр заводы 100 меңгә якын тонна чимал кабул итте
zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/zy-shikr-zavody-100-meg-yakyn-tonna-chimal-kabul-itte
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр заводы кагат кырларына барлыгы 99441 тонна чимал кабул ителеп, аның 63091 тоннасы эшкәртелгән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Биредә барлыгы  6212 тонна шикәр комы җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, кагат кырларына күбрәк чимал китерелгән. 
 
Чималның шикәрлелеге - 15, пычраклылыгы - 6,5 процент. Чөгендер Зәй, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары басуларыннан китерелә. Зәй районы басуларыннан китерелгән чөгендер 43978 тонна тәшкил итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot