news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әлки районында сыерларга тамга тагып, малларны контрольгә алырга исәплиләр
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин әйтүенчә, савым сыерларын биркалау аларның төгәл исәбен алырга мөмкинлек бирәчәк.
Скопировать ссылку

alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayonynda-syerlarny-birkalyylar
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларның колагына “алка”-бирка тагып чыгарга җыеналар. Бу хакта район басмасы яза.
Моны Базарлы Матакта эшләгәннәр инде. Коры чорда Юхмачы ветеринария участогы хезмәт күрсәткән авылларда керешәчәкләр.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин әйтүенчә, савым сыерларын биркалау аларның төгәл исәбен алырга мөмкинлек бирәчәк.
"Беренче чиратта авыл җирлекләрендә алып барыла торган электрон хуҗалыклар кенәгәсенә кертү өчен. Сыер асраучыларга дәүләт субсидиясе таратканда бу мәгълүмат файдаланылачак. Икенчедән, сөт тапшыручылар белән эшләгәндә дә кирәк, чөнки сөт продукциясенә озатып баручы документлар тутырыла", - ди ул.
Тагын бер пункт – терлекләрдә була торган авыруларны, аерым әйткәндә, лейкозны контрольдә тоту һәм лаборатория тикшерүләре үткәрү өчен дә мондый исәп алып бару бик мөһим, дип аңлата баш ветеринар.
Терлекләрне биркалау шулай ук сыерларын иректә (димәк, чәчелгән кырларда) йөртергә яратучыларны да тәртипкә чакырачак. Шушы бирка буенча сыерның хуҗасы кем икәнлеген ачыклап, аны җавапка тарту мөмкин булачак бит. Кыскасы, сөтбикәләрнең колакларына шундый “алкалар” тагуның уңай яклары күп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot