news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск балы «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы белән сатылачак

Менделеевск фермерлары классик балны да, соңгы вакытта популяр крем-балны да сата.

Менделеевск балы «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы белән сатылачак
«Менделеевские новости»

 (Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Гүзәл Антипова җитештерелә торган товарларга «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат тамгасыннан файдалануны раслаучы сертификат алды. Бу хакта «Менделеевские новости» яза.

Район башлыгы Валерий Чершинцев Гүзәл Антиповага үз продукциясендә ТАССРның 100 еллыгы логотибын файдаланырга хокук бирә торган сертификат тапшырды.

«Безнең гаилә умартачылык белән шөгыльләнә. Ирем һәм аның әтисе бу эшчәнлекләрен балачакта ук башлаган», — дип сөйләде Гүзәл яраткан эше турында.

Хәзер Менделеевск фермерлары классик балны да, соңгы вакытта популяр крем-балны да сата.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100