Татарстанда ел башыннан алып 115,2 мең тонна ит җитештерелгән

Бу узган елның шул чорына карата 111 процент тәшкил итә
(Казан, 4 июнь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып 115,2 мең тонна ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 111 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Әлеге чорда 465,2 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чорына карата 101 процент тәшкил итә. Һәр сыердан 1823 килограмм (101) сөт савып алынган.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны – 826,8 мең (100), дуңгызларның саны 624,1 меңгә (102) җиткән.
142,6 мең бозау (102), 382,4 мең дуңгыз баласы (112) туган.