Татарстан аграрийлары язгы чәчүне кыска вакыт эчендә төгәлләргә тырыша

Тулаем алганда, республикада язгы культуралар 296,6 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 19 процентын тәшкил итә
(Казан, 4 май, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан аграрийлары язгы чәчүне кыска вакыт эчендә төгәлләргә тырыша. Бүгенге көндә республикада язгы культуралар 296,6 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Шул исәптән, бөртекле язгы культуралар 253,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 25 процентын тәшкил итә. Мисал өчен, Нурлат районында чәчү эшләре – 23,7 мең (58 процент), Зәй районында – 14,1 мең (31), Аксубай районында – 11,3 мең (31), Әлмәт районында 10,5 мең гектар мәйданда (31 процент) башкарылган.
Тулаем алганда, республикада 6,8 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 11 процентын тәшкил итә. Нурлат районында әлеге культура – 2269 (29 процент), Аксубай районында – 700 (28), Буа районында – 800 (10), Чүпрәле районында 753 гектар мәйданда (19 процент) чәчелгән.