news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы хезмәтчәннәре ужым культураларын ашлау эшләренең яртысын тәмамлаган

Атна башында районда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү комиссиясе эшләде.

Баулы хезмәтчәннәре  ужым культураларын ашлау эшләренең яртысын тәмамлаган
"Баулы-информ"

(Баулы, 4 апрель, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы районында терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләүче авыл хезмәтчәннәре штат режимында эшли. Уҗым культураларын ашлау 61 процентка, күпьеллык культураларны ашлау 48 процентка үтәлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Атна башында районда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү комиссиясе эшләде. Комиссия әгъзалары, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, дистанцияне саклап, тикшерү үткәрде. Хуҗалыкларның машина-трактор паркын караганнан соң, комиссия эшкә әзерлеккә яхшы бәя бирде. Иң югары баллар «Миңнуллин», «Берлек», «Бәкер» хуҗалыкларына бирелде.

Бүгенге көндә районда чәчүлек мәйданның һәр гектарына йогынты ясаучы матдәсе 38,2 килограмм исәбеннән минераль ашлама тупланган. Әлеге күрсәткеч 35 килограммнан артык булган хуҗалыклар бер гектар чәчүлек җиргә 515 сум исәбеннән дәүләт ярдәменә дәгъва итә.

Ил авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә предприятиеләрдә вакытында дезинфекция үткәрергә, хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары — перчатка, битлек, антисептик белән тәэмин итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100