news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 19 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

«Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 19 марттан Казан шәһәрендә 15 ноктада, башка шәһәрләрдә дә традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта журналистларга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

«Фермерлар, шәхси хуҗалыклар, эшкәртү предприятиеләре үзләре үк китереп сату мөмкинлеге булачак. Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.

«Татарстанңа һәрвакытта авыл хуҗалыгы продукциясе күләме белән алдынгы урында торды. Россиядә 2 млн тоннага кадәр сөт җитештерәбез. Быел маллар саны кимемәде, халыкта да, шәхси хуҗалыкларда да, зур оешмаларда да», — дип искәртте.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100