Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Срогы чыккан агу өчен 18 миллион сум
Срогы чыккан агу өчен 18 миллион сум
(Казан, 3 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 1 майга кадәр республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм "Татсельхозхимия" предприятиесе складларында 70нче еллардан бирле җыелып килгән 785 тонна агу химикатларын юк итәргә кирәк. Республика хакимияте шундый карар кабул иткән, чөнки якын арада складларны яңа пестицидлар белән тутыру зарур. Әмма срогы чыккан химикатларны Санкт-Петербургка җибәрергә әлегә акча юк.
Элек аларны республиканың Кукмара районы территориясендә юк иткәннәр, моның өчен республика бюджетыннан шактый акча бүленеп бирелгән. Аннары акча җитмәү сәбәпле, складлар срогы чыккан пестицидлар белән тулган. Берничә ел элек ТРның Федераль дәүләт үсемлекләрне саклау территориаль станциясе бу хәлдән чыгуның яңа юлын тапкан. Ленинград өлкәсендәге "Красный Бор" хәрби полигоны белән килешү төзелгән. Ике ел дәвамында Санкт-Петербург шартлатучылары ярдәме белән 369 тонна агу химикаты юк ителгән, моның өчен Татарстанга 18 миллион сум түләргә туры килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз