news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел авыл хуҗалыгы техникасы паркына яңа трактор һәм комбайннар өстәләчәк

Өч меңнән артык техниканы электрон геопозиция системалары белән җиһазлау бурычы тора.

Быел авыл хуҗалыгы техникасы паркына яңа трактор һәм комбайннар өстәләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел авыл хуҗалыгы техникасы паркына 250 яңа трактор, 110 ашлык җыю комбайны һәм 25 терлек азыгы уручы комбайннар өстәлергә тиеш.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтте.

Ул былтыр агросәнәгать комплексының техник базасы, алдагы елларга караганда, активрак яңартылганын әйтте. Төбәк бюджетыннан техник модернизациягә 1,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, бу 13,9 млрд сумга 4,8 меңнән артык техника яңарту мөмкинлеге биргән.

Язгы кыр эшләрендә быел 11 мең трактор эшләр дип ниятләнә, аларның 67 проценты инде әзер, шулай ук 726 чәчү комплексларының 40 проценты, 5,8 мең чәчкечнең 69 проценты, 5 мең культиваторның 70 проценты хәстәрләнгән.

«Язгы кыр эшләренә техниканы ремонтлау өчен, авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1 млрд сумга якын запчасть сатып алган, бу ихтыяҗның 57 процентын тәшкил итә», — дип белдерде Наил Залаков.

Ул 9,7 меңнән артык берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы иярченле навигация, ягулык чыгымы, чәчү контроле системалары белән җиһазланганын әйтте. Тагын 3 меңнән артык техниканы электрон геопозиция системалары белән җиһазлау бурычы тора. 2022 елдан сатып алына торган үзйөрешле техника иярченле навигация системасы булган очракта гына субсидияләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100